Accessibility links

Европа рәсмие Үзбәкстанда уңай үзгәрешләр күрә


Европа Берлегенең тышкы бәйләнешләр комиссионеры Бенита Ферреро-Валднер Үзбәкстанның фикере үзгәргән һәм Ташкент Европа Берлегенең кеше хокуклары өлкәсендәге борчылуларына җавап бирергә тели дип исәпләвен белдерде. Чәкшәмбе көнне Ферреро-Валднер Казахстан башкаласы Астанәдә Үзәк Азиядәге 5 элекке совет республикасы вәкилләре белән очрашты. "Минемчә аларның фикере үзгәрә. Алар белгечләр дәрәҗәсендәге 2 очрашуга ризалашты. Беренче очрашу узган дикәбер аенда булды, икенчесе икенче апрельдә Ташкентта булачак. Без кичә үзбәк тышкы эшләр министры Владимир Нуров белән бик озак сөйләштек диде Ферреро-Валднер.
XS
SM
MD
LG