Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

Лавров Аһтисаари планына тагын каршы чыкты


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әгәр дә БМОның Косоводагы махсус вәкиле Мартти Аһтисаари Сербиядән аерылырга теләүче Косовоның киләчәк статусын билгеләү турындагы хәзерге планын үткәрергә теләсә, ул уңышка ирешмиячәк дип белдерде. Лавров Аһтисаарины Сербиянең мәнфәгатләрен исәпкә алмавда гаепли. Сербия Аһтисаариның Косовога чикләнгән бәйсезлек бирү тәкъдимен кире какты. БМО иминлек Шурасында вето хокукына ия булган Русия Шурада Аһтисаари планын карау якынлашканда аңа ризасызлыгын катырак белдерә башлады. Европа Парламенты исә атнакичтә Аһтисаари планына хуплау белдерде.

XS
SM
MD
LG