Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:58

Русия татарлары Милли-Мәдәни Мөхтәрияте конференциясендә әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр


Алдан хәбәр ителгәнчә, узган шимбәдә Казанда Русия татарлары милли –мәдәни мөхтәритенең конференциясе үтте. Хәзергә аның карарлары, конференциядә яңгыраган фикерләр матбугатта , радио- телевидениедә чагылыш тапмады. Бүгенге тапшыруыбызда шушы конференциядә әйтелгән кайбер фикерләр һәм тәкъдимнәрне сезгә җиткерәбез.

Русия татарларының милли мәсьәләләре турында аерым бер форумда махсус сөйләшү күптәннән булмаган. Төп докладта әйтелгәнчә, 1917- һәм 1918 елларда эшләгән милли парламентның эшен хәзерге шартларда һәм бүгенге Русия кануннарына таянып милли мәдәни мохтариат башкара. Конференциядә катнашучылар Русия татарларының үз оешмалары булырга тиешлегенә шикләнмиләр. Моның өчен мохтәрият үзенең мөстәкыйль идарәсен булдырырга тиеш. Резолюциядә болай дип әйтелә:

ТФММА Советының хисап докладында һәм делегатларның чыгышларында Россия татарларының нәтиҗәле эшли торган гомумфедераль структурасын торгызу озакка сузыла дип билгеләп үтелә. ТФММА Советы узган чорда үз хезмәткәрләреннән торган аппараты һәм мөстәкыйль бюджеты булган мөстәкыйль башкарма орган төзи алмады. Нәтиҗәдә, "Милли-мәдәни автономияләр турында" Россия Федерациясе Законында билгеләнгән мөмкинлек тулы күләмдә файдаланылмый, регионнардагы этномәдәни процессларны координацияләү, региональ һәм җирле автономияләргә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү буенча ТФМАА Советы мөмкинлекләре һәм вәкаләтләре үтәлмичә кала. ТФМАА Советының яңа составына регионнардагы вәзгыятькә йогынты ясау һәм федераль закон чыгару, башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү, матди һәм мәгълүмати ресурсларны туплау буенча хәлиткеч һәм максатчанрак эш алып барырга кирәк.

Федераль дәрәҗәдә ММА проблемаларын хәл итү һәм милли сәясәт булдыруны нигезсез рәвештә сузу тискәре роль уйный, диелэ бу карарда. Этникара мөнәсәбәтләр турында, федераль автономияләргә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре хакында закон проектлары һәм тәкъдимнәр, хакимият органнары белән җәмәгать оешмалары арасындагы эшчәнлекне җайга салучы норматив документлар үз көченә керми.

Куелган максатлар арасында менә шундыйлары да бар.

- Россия татарларына гомумфедераль үсеш программасын һәм татарлар яши торган регионнарда мәгариф системасын, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү программаларын әзерләү;

- Россия татарлары турында һәм татар этномәдәни оешмалары торышы турында белешмәләр базасын яңарту һәм системалаштыру, Этнологик мониторинг үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән аналитик эшчәнлекне җайга салу;

- Россия Федерациясе регионнарында татар массакүләм мәгълүмат чаралары челтәрен үстерү, Россия татарларының Интернет сайтларын һәм порталын ачу.

Соңгы 5 елда Русия татарлары мөхтәриятын җитәкләгән Римзил Вәлиев, МММ-нең киләчәгенә нык ышануын белдерде. Ул татарларның милли ихтыяҗларын кәнагатьләндерүдә Федераль үзәкнең , Татарстан һәм Русия өлкәләренең вазыйфаларын һәм БТК һәм Ррусия татарлары мөхтәрияте вакәләтләрен махсус Шартнамә нигезендә бүлешергә кирәк дип саный. Шулай ук Римзил Вәлиевнең докладында татарларның Федераль милли- мәдәни мохтәрияте белән Татарстстан хөкүмәте арасында Шартнамә төзелергә тиешлеге әйтелде. Шартнамәнең өлегесе делегатларга таратылган иде.

Русия милләтләре өчен Федераль телевидение һәм радио каналаы ачылуга өмет юк. Ясалма иярчен ярдәмендә тапшырулар җибәрә торган “Яңа гасыр” телевидение каналы татарларның федераль телеканалы була ала, дип белдерде төп хисап тотучы. Моның өчен “Яңа гасыр”ның милли узаң тәрбияләүче һәм татар миллләтен туплаучы канал булуы кирәк.

Тагын берничә тәкъдим.

Иң яхшы эшләгән төбәк һәм җирле МММ- ләр өчен ТРсы һәм РФ-се хөкүмәтенең грантларын булдырырга, дигән тәкъдим ясады Римзил Вәлиев. Андый грантлар, Татарстан ширкәтләренең Русия төбәкләрендә яшәүче татарларга ярдәм һәм көч-дәрт биреп торачак. Шуның өчен Татарстанның Дәүләт Советына алдагы елга бюджетта каралырга керткән мәсьәләләр арасында бу мәсьәләне дә көн тәртибенә кертүне сорыйбыз.

Шулай ук , татарлар күпләп яшәгән һәрбер төбәктә, шәһәрдә , районда җирле һәм региональ МММ- дә милли- агарту үзәкләре, кафе, кибет, сәүдә йортларын ачу мәсьәләсен куярга

Конференция мөнбәреннән тагын шундый тәкъдим яңгырады. Казанда махсус татар йорты ачп, шунда милли оешмалар өчен кунакханә булдырырга , татар милли -мәдәни продукциясен туплап, төбәкләргә җибәрү үзәген оештырырга һәм бу эшкә капитал салучы инвесторларны табарга, һәм бу эшчәнлек үз – үзен акласын өчен сәүдәгәрләр эшен киңрәк җәелдерергә.

Милли структураларда Русия төбәкләрендә эшләр өчен менеджерлар, юристлар, хокук яклаучылар югары мәктәптә һәм махсус курсларда укытырга тәкъдим итте мөхтәрият җитәкчесе.

Татарстаның Русиядәге вәкиле Назыйф Мириханов Программаны эшләтер өчен финанслау нинди булырга тиеш дигән тәкдим кертте.

“Күп милләтле дәүләт кысаларында яшәргә өйрәнергә кирәк. Бу яшәүнең тәҗрибәсе Австро- Венгрия империясендә 20 гасыр башында милли мәдәни автономияләр турында канун буларак кабул ителгән иде. 1996 елны бу Русия күләмендә кабул ителде. Менә инде 10 елдан артык вакыт үтеп китте. Русиядә -85регион, татар автономияләре- 25дә генә. Шул ук вакытта Русиядә 7федераль округ эшләп килеп, аякка басып , үзләренең кирәклекләрен исбат иттеләр. Бу канун нигезендә, һәрбер Федераль округта Координацион Шура оештырып була. Әгәрдә, Үзәк Идел буе округында ТММА нең Коррдинацион Шурасы, Федераль округ тирәсендә булса, бу , Федераль автономия белән идарә итүдә дә файда булыр иде.

Бу автономияләр турындагы Русия кануны, әлбәттә, камил түгел. Бигрәк тә аның статусы, җәмагать оешмасы статусыннан ерак китмәгән. Аларга дәүләт җәмагать оешмасы статусы бирергә кирәк. Һәм һәрбер дәрәҗәдә, бюджеттан:

федераль автономия- федераль бюджеттан,

региональ автономия - региональ бюджеттан,

җирле автономия -җирле бюджеттан финанслаштыру каралырга тиеш. Чөнки милли мәсьәләләрне хәл итү өчен дә , без барыбыз да үз эшебездә салымнар түлибез бюджетка. Шул салымнар хисабынннан алар хәл ителергә тиеш”,- диде Татарстаның Русиядәге вәкиле Назыйф Мириханов.

Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эш итү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Федераль автономиянең яңа сайланган Советына үз тәкъдимнәрен кертте.

Тормышны алып бару өчен, эшләр өчен иң беренче чиратта аның матди нигезе булырга тиеш. Аллага шөкер, бүген 41, Татарстан сәүдә йортлары төзелеп, шуның -28-е Русия Федерациясендә эшли. Һәм 2 сәүдә- икътисадый вәкилчелеге. Берсе - Ханты- Манси республикасында һәм Саратовта. Өченчесен -Башкортстанда ныклап эшләтеп җибәрергә тырышабыз. Һәм әйтергә кирәк, безнең Сәүдә министрлыгына бик зур рәхмәт әйтергә кирәк. Алар һәрвакыттта да тыгыз бәйләнештә торып бу системаны булдырдылар. Бүгенге көндә бу эшнең әле 10 % гына эшмәкәрләр тартылган. Калган 90% эшмәкәрләр кайда йөриләр?; Бу эшне әле безгә яңадан, яңа Совет белән зурдан куеп эшли башларга кирәк.

Шулай ук Фәрит Уразаев Башкорстан татарлары белән эшләү буенча яңа сайланган Советка берничә фикерен белдерде.

Башкортстанда региональ автономиянең әлегә кадәр, күпме судлашып йөрсәләр дә , теркәү үткәрә алмаулары турында әйтте . Ә . җирле автономиянең теркәү үтүен белдерде.

“Татар милләтенең киләчәге XX1-е гасырда Башкортстан татарлары аркылы хәл кылыначак. Кызганычка каршы, без , Башкортстан татарлары белән тиешле дәрәҗәдә эшне алып бара алмадык. Һәм мин уйлыйм, яңа Совет Башкортстан буенча аерым Программа төзеп эш итәргә тиеш. Чөнки шушы ядро булганда гына башка регион автономияләре дә, чын мәгънәсендә аякка басачак.

Бугенге көндә автономиянең яшәеше өчен 3 әйбер кирәк.

Беренчесе -законнны нигез . Ул лигитимность бирә безгә. Ә лигитимность бирә безгә- статуслык.

Аллага шөкер, 450 елга беренче мәртәбә татар өчен Милли- Мәдәни һәм Милли -территория автономияләре нигезендә яшәү мөмкинлеге кануни нигездә Русиядә кабул ителде. Һәм без татарлар 10 ел буе бәгъзап барабыз Кайсы яхшырак, кайсы кирәк?- дип. Икесе дә кирәк, милләт булып яшәү өчен. Шуның берсен генә аласың икән , милләт, милләт булып яшәүдән туктаячак. Шуңа күрә, безнең законнны нигезебез бар, Региональ автономияләрнең лигитимлыгын . үстерергә кирәк.

Лигитимнык! Лигитимнык! Һәм тагын бер кат Лигитимнык! .

диде ФәритУразаев.

Русия татарларының милли –мәдәни мөхтәрияты конференциясендә яңгыраган башка тәкъдимнәрне киләсе тапшыруларда сезгә җиткерербез.

Ә конференциянең резолюциясен сез безнең Азатлык сайтында Казан бүлекчәсеннән карый аласыз.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG