Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Янукович яклы митинг үтте


Бүген Украина башкаласында премьер-министр Виктор Янукович тарафдарлары президент Виктор Ющенконың парламентны таратып яңа сайлаулар үткәрү янавына каршы урам җыены үткәрде. Ющенко парламентта күпчелекне тәшкил итүче Янукович тарафдарларын конституцияне бозуда гаепләп кичә парламентны тарату белән янаган иде. Киевтагы җыелган халык алдында Янукович чыгыш ясады. Халык яклавын таба алмавларына ачулары чыккан һәм хакимият оешмаларыннан читләштерелгән бер кечкәнә төркем, парламент сайлауларының беренче көннәреннән үк диярлек һәртөрле хакка кануннарны һәм ил конституциясен бозып вакытыннан елек сайлавлар үткәрергә тели диде Янукович. Милиция әйтүенчә, митингта 15 меңләп кеше катнашкан. Элекке премьер-министр Юлия Тимошенко җитәкчелегендәге оппозиция исә бүген Ющенкога мөрәҗәгать итеп вакытыннан элек сайлаулар үткәрергә чакырды. Оппозиция шулай ук шимбә көнне Киев үзәгендә зур митинг үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG