Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Киевта бер-берсенә каршы тарафларның урам жыеннары бара


Украина Президенты Виктор Ющенко яңадан парламенты куып тарату белән кисәтте һәм премьер-министр Виктор Януковичны хакимиятне тартып алу тырышлыкларында гәепләде. Ющенко бу хакта "Наша Украина" фиркәсе корылтаенда белдерде. Бүген Киевта Президент һәм Премьер-министр яклы тарафларның урам җиеннары бара. Юлия Тимошенко блогы һәм президент яклы сәяси хәрәкәтләр парламент сайлауларын вакытыннан алда үткәрергә чакыра. Премьер-министр Виктор Янукович тарафдарлары яңа сайлаулар теләми. Азатлык радиосы хәбәрчесе Киевның Азатлык мәйданында берничә мең Ющенко тарафдарының жыелуын, ә Европа мәйданында, премьер Янукович яклы кешеләренең каршылык чарасын үткәрүен хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG