Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Фәләстин хөкүмәтен өлешчә танырга әзер


Европа берлеге тышкы эшләр министрлары Гарәп тынычлык тарышыкларына теләктәшлек күрсәтте һәм Фәләстин хөкүмәтендә, Хамастан булмаган министрлар белән хезмәттәшлек итәргә килеште. Европа берлеге министрлары Германиядә җыелып, Гарәп яңарыш планына теләктәшлеген бу атнада белдергән иде. Аның нигезендә Израильгә солых тәкъдим ителә, аның өчен Израиль басып алган җирләрдән чыгарга тиеш була. Европа берлеге министрлары очрашуында Фәләстин финанс министрына, фәләстин халкына ярдәм юллары турында фикер алышырга тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG