Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Иранда кулга алынган 15 дингезче тирәсендә хәл кискенләшә


Инкыйлаб Гвардиясе белән бәйле булган Басиж армиясе әгъзәләре, 100ләп студент, бүген Британия ильчелеге каршында каршылык чарасын үткәрде. Анда катнашучылар дингезчеләренең чикне канунсыз үткәне өчен Британиянең гафу үтенүләрен таләп итте, дип хәбәр ителә. Елегрәк, Иран 15 дингезче тирәсендәге бәхәсне хәл итү юнәлешендә Британиянең адым ясавын көтүен әйткән иде. Иран тышкы эшләр министры Манучер Моттаки, Иран Британия үзенең мөнәсәбәтен үзгәртер, дип көтә, диде. Германия канцлеры Ангеле Меркель, Европа берлеге исеменнән, дингезчәләрне азат итүне таләп иткән Британиягә теләктәшлек белдерде. Аннан соң Иран, Европа берлеген, ике яклы эшкә тыкшынмаска чакырды. Кушма Штатлар да Иранны гаепләп чыккан иде. АКШ Президенты Джорж Буш, британлыларның кулга алынуын кичермәслек нәрсә, диде. Иран Британ дингезчләрен илнең дингез биләмәләренә керүендә гаепли.

XS
SM
MD
LG