Accessibility links

Кайнар хәбәр

Архиепископ хакимиятләргә хисап бирергә теләми


Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре архиепискобы Никон федераль теркәү хезмәтенә хисап бирүдән баш тартты. Ул дини оешмага коммерция оешмалары кебек хисап бирү мантыйкка туры килми дип исәпли. Архиепископ фикеренчә, “Җәмәгатьчелек оешмаларына, чит илләрнең махсус хезмәтләре финанслаган “хокук яклаучы” оешмаларына дәүләтнең игътибары аңлашыла, ә менә андый игътибарның традициядәге дин оешмасы — урыс православ чиркәвенә юнәлтүен берничек тә аңлап булмый”. Никон якшәмбе мәктәпләре, китапханәләр, конференцияләр, укулар, хәйрия чаралары — боларның һәммәсе турында да хисап бирү мөмкин түгел дип исәпли һәм моны дәүләтнең дингә кысылуы дип бәяли.
XS
SM
MD
LG