Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко парламент төркемнәре белән очраша


Украина президенты Виктор Ющенко Парламенттагы төркемнәр җитәкчеләре белән илдәге сәяси кризисны чишү юллары турында сөйләшүләр үткәрә. Сөйләшүләр башында Ющенко кайбер сәяси көчләр хакимиятне канунсыз рәвештә үз кулларына алырга маташа диде. Ющенко парламенттагы Мәскәүгә йөз тотучы төркемнәрне Ющенконы яклавчы төркемнәрдәге депутатларны үз якларына күчәргә үгетләүдә гаепләде. Ющенконың Мәскәүгә йөз тотучы коалиция кулындагы парламентны тарату белән янавына протест белдереп бүген берничә мең кеше Киев үзәгенә җыелды.
XS
SM
MD
LG