Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенконың парламентны тарату карары гамәлгә керде


Украина президенты Виктор Ющенконың парламентны таратып вакытыннан элек яңа сайлаулар үткәрү турындагы карары бүген илнең рәсми газетында дөнья күрү белән гамәлгә керде. Ющенко дүшәмбе кич премьер министр Виктор Янукович җитәкчелегендәге коалиция депутатларын парламенттагы президент тарафдарларын үз якларына күчәргә үгетләүдә, шуның белән конституөиянең бозуда гаепләп парламентны тарату карарын имзалады. Парламент исә вакытыннан элек яңа сайлаулар үткәрүгә каршы чыгып 27 майга билгеләнгән ул сайлауларга акча бүлүдән баш тартты һәм үзәк сайлау комиссиясен таратты. Парламент шулай ук президент карарының канунга туры килү-килмәвен ачыклауны сорап коснституцион мәхкамәгә мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG