Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

БМО Иминлек Шурасында Косовоның киләчәк статусы карала


БМО Иминлек Шурасы бүген Казан вакыты белән төнге 11-дә Сербиядән аерылырга теләүче Косовога чикләнгән бәйсезлек бирү тәкъдимен карауга керешә. Утырышта Сербия премьер-министры Воислав Коштуница да катнаша. Ул БМОның Косоводагы махсус вәкиле Мартти Аһтисаари әзерләгән бу планга Белградның каршы булуын белдерер дип көтелә. Коштуница БМО Иминлек Шурасында вето хокукына ия булган Русия Аһтисаари тәкъдименә вето салып Сербиянең бербөтенлеген саклап калыр дип өметләнә диде.

XS
SM
MD
LG