Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Әфганстанда НАТО көчләре 10 сугышчыны үтерде


Узган төндә Әфгәнстанның көньягында бер рейд барышында НАТО җитәкчелегендәге көчләр Талибан сугышчысы дип шикләнелгән 10 кешене үтерде, 2-не кулга алды. Әфган көчләре Һелманд виләятенең Сангин үзәнлегендәге бер һөҗүмдә катнашты. НАТО һәм Әфган көчләре ул тирәдәге Талибан сугышчыларына каршы хәрби операция алып бара. Күрше Кандаһар виләятендә сугышчылар тикшерү капкасындагы әфган полициясе белән бәрелеште. Ул бәрелештә 3 сугышчы, 1 полиция хезмәткәре һәлак булды.

XS
SM
MD
LG