Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран атом ягулыгы бирүне кичектерү уран баетуны аклый ди


Иран Русиянең Иранда төзелүче Бушер атом электр стансиясенә атом ягулыгы бирүдән баш тартуны дәвам итүе Тәһранның уран баету эшчәнлеген аклый диде. Иранның атом энергия идарәсе башлыгы Гөләмриза Агазади моны бүген Бушерда әйтте. Иранга Бушер станциясе төзелешендә ярдәм итүче Русия Тәһран түләүләрне кичектерә дип атом ягулыгын планлаштырылганча март аенда бирмәде. Көнбатыш Иран атом коралы ясарга тели дип шикләнә. Тәһран исә атом программасы бары тик электр энергиясе алу өчен генә кирәк дип тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG