Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:07

Британия: БМО Иминлек Шурасында Косово планына яклау зур


Британиянең БМОдагы илчесе Емир Җонес Перри БМО Иминлек Шурасында Сербиядән аерылырга теләүче Косовога чикләнгән бәйсезлек бирү тәкъдименә яклау зур диде. Хәзерге вакытта Шурада рәислек итүче Җонес Перри бу тәкъдим тиз генә тавышка куелмас кебек ди. Кичә Иминлек Шурасы БМОның Косоводагы махсус вәкиле Мартти Аһтисаари тәкъдимен каравга кереште. Җонес Перри шулай ук алдагы көннәрдә Шура Косовога тикшерүчеләр җибәрү-җибәрмәү турында карар итәчәк диде. Аһтисаари планына каршы чыгучы Русия Косовога тикшерүчеләр җибәрергә чакырган иде.

XS
SM
MD
LG