Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко белән Янукович яңа сөйләшүләр үткәрә


Украина президенты Виктор Ющенко белән аның көндәше премьер-министр Виктор Янукович илдәге сәяси кризисны чишү максатында яңа сөйләшүләр үткәрә. Сишәмбе көнне Ющенконың парламентны таратып киләсе айда яңа сайлавлар үткәрү карары турындагы сөйләшүләр низагъның чишелүенә китермәде. Дүшәмбе көнне Ющенко парламентта күпчелекне тәшкил итүче Янукович тарафдарлары канунсыз рәвештә президент тарафдарларын үз якларына күчәргә үгетли, конституцияне боза дип парламентны тарату турында карар чыгарды. Парламент Конституция мәхкамәсеннән президент карарының канунга туры килү-килмәвен ачыклавны сорады. Украинадагы сәяси кризис ике көндәш якның тарафдарларын Киев урамнарына митингларга чыгарды.
XS
SM
MD
LG