Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров тагын Европада АКШның ракета калканы төзелүгә каршы чыкты


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров тагын бер мәртәбә АКШның Европада ракета калканы төзү ниятенә борчылу белдерде. Әрмәнстан башкаласында Ереван Дәүләт Университеты студентлары һәм профессорлары алдында чыгыш ясап Лавров бу ракета калканы Русиягә дә, Европага да куркыныч тудыра диде. "Без АКШның ракеталардан саклану системасының кайбер өлешләрен Үзәк һәм Көнчыгыш Европада урнаштыру турындагы берьяклы карары Русиягә һәм бар Европага куркыныч тудыра дип исәплибез" диде Лавров. Лавров Әрмәнстанда Әрмәнстан белән Русия арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең 15 еллыгын билгеләү чараларында катнашты. Бүген ул Төркмәнстанга 2 көнлек сәфәрен башлый.
XS
SM
MD
LG