Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран 15 британ диңгезчесен азат итә


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Британиянең 23 мартта Фарсы култыгында тотылган 15 диңгезчесенең чәршәмбедә ярлыкап азат ителәчәген белдерде. Ул моны Тәһранда үткән матбугат очрашуында әйтте. Тәһран аларны рөхсәтсез диңгезнең Иран өлешенә керүдә гаепләп тоткарлаган иде. Британия исә аларны иранлылар Гыйрак ягыннан алып киктәннәр дип тәкрарлый. Британия Әхмәдиниҗатның бу карарына хуплау белдерде һәм аларның кайчан-ничек азат ителәчәге турында хәбәр көтәбез диде. Матбугат очрашуыннан соң Иран телевидениесе Әхмәдиниҗатның азат ителүче британиялеләр белән очрашуын күрсәтте. Бүгенге матбугат очрашуында Әхмәдиниҗат британиялеләрне тоткан Иран хәрбиләре төркеме башлыгына медаль тапшырды.
XS
SM
MD
LG