Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башкорт капиталы” эшен караучы мәхкәмә утырышы кичектерелде


Республика ягулык-энергетика тармагының күпчелек байлыгын үз эченә алган “Башкорт капиталы” кыйммәтле кәгазьләрен өч хәйрия фондына тапшырган иде. Моны республика Президенты аны саклап калу өчен дип аңлатты. Федераль салым хезмәте Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимов кулында булган бу байлыкны кулдан җибәрмәс өчен төрле структур үзгәрешләр ясавына каршы мәхкәмәгә биргән иде. Мәскәүдә арбитраж мәхкәмәдә каралырга тиешле бу эш кичектерелде. Ул 4 майда каралачак.
XS
SM
MD
LG