Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗиев сәяси сыену урыны сорый


Гуантанамо төрмәсенең элекке тотыгы Шамил Хаҗиев Нидерланд дәүләтеннән сәяси сыену урыны сораган. Ул Русиядә үзенең басымга дучар булуын белдергән. Башкорт дәүләт университетының хокук институтын тәмамлап, 1999нчы елга кадәр милициядә хезмәт иткән Шамил Хаҗиев 2001 елда американ хәрбиләре тарафыннан Әфганстанда кулга алынган иде. Кулга алынган Хаҗиев һәм тагы берничә егет башта бер ел Кандагар төрмәсендә, артабан Гуантанамода тотылды. Алты егет Русиягә кайтарылды, берсе, сәламәтлеге булмау сәбәпле, лагерьда калган иде. Русиянең Генераль прокуратурасы илгә кайткан бу алты егетне чикне үтүдә, җинаятьчел төркемдә катнашуда һәм ялланып хезмәт итүдә гаепләгән иде. Азактан бу гаепләүләр алынды. Гуантанамода булган егетләрнең күпчелеге төрле җинаятьләрдә гаепләнеп кулга алынган, бер ишеләре акланган. Хаҗиевның сәяси сыену урыны соравына шул да сәбәпче булуы ихтимал, диләр. Бу хакта Русиянең Ислам идарәсе рәисе Гейдар Җамал белдерде. Аның сүзләренчә, Хаҗиевка иминлек хезмәтләре басымы булмаса да, ул гел күзәтү астында булган. Шулар барысының да аны илне ташларга сәбәпче булуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG