Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимиятләре башкалада митингларны чикләүче канун чыгарды


Мәскәү шәһәр шурасы башкалада урам җыеннарын чикләүче канун чыгарды. Бу яңа канун Мәскәүнең тарихи корылмалары янында демонстрацияләрне, бер квадрат метрга 2-дән артык кешенең җыелуын, һәм бина ечендәге җыеннарга утырыр урыннардан күбрәк кешенең җыелуын тыя. Оппозицион төркемнәр моны сайлаулар алдыннан ризасызларны бастыру чарасы дип бәяли. Оппозицион төркемнәр декабрь аенда үтәчәк парламент, һәм киләсе язда көтелгән президент сайлаулары алдыннан ризасызлык чаралары үткәрергә тели.
XS
SM
MD
LG