Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкамәсе Русиягә гаепләү белдерде


Европа Кеше Хокуклары Мәхкамәсе Русия хөкүмәтен 2000-нче елда бер чечен кешесенең югалуы һәм бәлки үтерелүе өчен гаепле дип тапты. Шаһит Байсаев Чечнә башкаласы Грозныйда эшкә барганда хәрби чистартулар вакытында юкка чыккан. Мәхкамә Русия хөкүмәте Байсаевның хатынына зыян һәм мәхкамә чыгымнары өчен 86 мең доллардан артык штраф түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Мәхкамәгә мөрәҗәгать итәргә ярдәм иткән Русия хокукый Инитсиятивасы төркеме адвокаты Арсен Сакалов "Финанс ягы да әһәмиятле. Әмма безнең иң зур өметебез шул - бу карар чыкканнан соң хакимиятләр тикшерү башлар, хокук саклаучыларга тиешле фәрманнар бирер, бу җинаятне кылган кешеләрне табарга кушар дип өметләнәбез" диде.
XS
SM
MD
LG