Accessibility links

Гыйракта 20-ләп Гыйрак, Британия һәм АКШ хәрбие үтерелде


Гыйракның көньягында Басра шәһәрендә юлга куелган бомба шартлаудан 4 британ солдаты һәм аларның күвәйтле тәрҗемәчесе һәлак булды. Төньяктагы Мосул шәһәре янында бер һөҗүм нәтиҗәсендә 10 Гыйрак солдаты үтерелде. Багдадта бер интихарчы Гыйрак Ислам Фиркасенең телевидение станциясендә бомба шартлатты. Бер кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды дип хәбәр ителә. Багдадта юлга куелган 2 бомба шартлаудан 4 американ хәрбие һәлак булды. АКШ хәрбиләре Багдадтан көньяктагы Латифия шәһәрендә бер боралакның төшеп җимерелүе турында белдерде. Хәрбиләр әйтүенчә, боралактагы 4 хәрби яраланган. Казаның сәбәбе турында хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG