Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко үз карарына буйсынмаучыларны хөкемгә тарту белән яный


Украина президенты Виктор Ющенко вакытыннан элек парламент сайлаулары үткәрү турындагы карарына буйсынмаучыларны хөкемгә тарту белән янады. Дәүләт Иминлек Шурасының гадәттән тыш утырышында чыгыш ясап Ющенко үзенең парламентны таратып яңа сайлаулар үткәрү турындагы карарыннан бер адым да чигенмиячәген белдерде. Сәяси кризисны чишү өчен бер генә юл бар, ул да булса вакытыннан элек сайлаулар үткәрү. Иртә сайлаулар үткәреләчәк. Кайчан һәм ничек үткәрү мәсьәләсен генә ачыклыйсы калды диде Ющенко. Утырыштан соң Янукович тагын бер мәртәбә президент карарына буйсынмавын белдереп бу конституциягә туры килми торган карар диде һәм низагны чишү өчен халыкара арадашчылар чакырды. Мин Австрия канлсеры Алфред Гусенбауерны Украинадагы хәзерге низагны чишүдә арадашлык итәргә чакырдым. Австрия ныклы хокукый традицияләре булган тарафсыз демократик дәүләт диде Янукович. Бүген Киевта парламентны таратуга каршы демонстрациягә меңнәрчә кеше җыелды. Йөзләрчә кеше парламент бинасы янында инде өченче төн үткәрде.
XS
SM
MD
LG