Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

БМОның климат хисабы дөньякүлән җылыну нәтиҗәләре турында кисәтә


БМОның климат белгечләре тагын бер хисап игълан итеп дөньякүләм җылынуның дөньяга, бигрәк тә ярлырак тропик илләргә зур зыян китерәчәк дип кисәтә. Климат үзгәрешләрен тикшерүче хөкүмәтара шураның бу хисабы быел игълан ителүче 4 өлештән торган зур хисапның икенче өлеше. Хисапта җылыну һәм уртача һава торышы үзгәрү белән Азия белән Африка илләренә корылык, уңышсызлыклар һәм су җитешмәү яный диелә. Шул ук вакытта Канада белән Русия кебек төньяк илләрнең вакытлыча иген уңышлары артудан файда күрү мөмкинлеге турында әйтелә. Хисапның февраль аенда игълан ителгән беренче өлешендә, җир җылынуның төп сәбәбе кеше дип 90 процент ышаныч белән әйтеп була диелгән иде.

XS
SM
MD
LG