Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия диңгезчеләренең Иранга эләгүе шартларын тикшерә


Британия Диңгез Көчләре 15 диңгезченең Иранга тоткын булып эләгү шартларын тикшерә башлады. 2 атна Иранда тоткын булган 15 диңгезче кичә Лондонга кайтарылды. Британия саклану министрлыгы Иран телевидениесе аша Фарсы култыгының Иран өлешенә кергән өчен гафу үтенгәннәр җәзаланмыячак диде. Британия үз диңгезчеләренең Гыйрак ягыннан алып кителгәнлеге турында тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG