Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Британ диңгезчеләре Иран суларына керүләрен кискен кире кага


2 атна Иранда тоткын булып кичә Лондонга кайтарылган британ диңгезчеләре бүген матбугат очрашуында кискен рәветшә үзләренең Иранга Фарсы култыгының Гыйрак өлешеннән алып кителгәнлекләрен белдерде. Британиянең Патша диңгез көчләре лейтенанты Фелих Гарман "Ачык итеп әйтәм, элегрәк ни генә әйтелгән булмасын, Иран инкыйлап сакчылары тоткарлаганда без халыкара танылган Гыйрак суларында идек" диде. Британ диңгезчеләре тоткарлаганда Иран хәрбиләренең сан ягыннан күбрәк булганлыгын һәм халыкара җәнҗал чыгармау өчен көч кулланмаганлыкларын белдерде. Алар Иран хакимиятләре тарафыннан рухый басымга дучар булганлыкларын, таш диварлар артында тулысынча изоляциядә калганлыкларын әйтте һәм рөхсәтсез Иран суларына кергәнлекләрен танымаган очракта 7 елга төрмәгә ябу белән янау булганлыгын белдерде.

XS
SM
MD
LG