Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондондагы Иран илчесе Британияне Тәһранга ярдәм итәргә чакыра


Иранның Британиядәге илчесе Рәсүл Мөвәһедиан-Аттар Тәһранның 15 британ диңгезчесен азат итүенә Лондонны рәхимлелек белән җавап бирергә чакырды. Financial Times басмасына интервьюда Мөвәһедиан-Аттар Иран Британиянең Гыйракта АКШ хәрбиләре тоткан 5 иранлыны кайтарырга һәм Иранның атом программасына бәйле халыкара куркуларны киметергә ярдәм итүен хуплап каршылар иде диде. Чәршәмбе көнне Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат британ диңгезчеләренең азат ителүен Британия халкына бүләк дип атады.
XS
SM
MD
LG