Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коалиция Киевтагы каршылык чараларын яңартырга тели


Хакимияттәге коалицияне яклаучылар, дүшәмбедә күләмле каршылык чараларын яңадан башлап җибәрергә уйлый. Бу хакта “Регионнар фиркасе” вәкиле Вадим Колисниченко әйтте. Аның сүзләренчә, каршылык чаралары көн саен үткәреләчәк. Украина Президенты шимбә кичесендә ясаган чыгышында, парламенты тарату карарын, коалициянең хакимиятне тартып алырга җиенуы сәбәпле чагарганын һәм аннан баш тартырга җыенмавын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG