Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран Британия диңгезчеләре турында яңа видео күрсәтте


Тәһран Иранда тоткын булып узган атнада Лондонга кайтарылган 15 британ диңгезчесе турында яңа видеоязма күрсәтте. Әл-Әләм дәүләт телевидениесе аша күрсәтелгән видеода ул британлыларның шахмат, өстәл теннисы уйнавы, сөйләшү-көлешүләре күрсәтелә. Узган җомгада Лондонга кайтканнан соң ул төркемдәге берничә диңгезче журналистларга 2 атналык тоткынлык вакытында күзләре бәйләп тотылулары, салкын диварлар артына ябылулары, психологик басымга дучар ителүләре турында сөйләгән иде.
XS
SM
MD
LG