Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катарда читкә газ сатучы илләр очрашуы үтә


Дөньяның Читкә иң күп табигый газ сатучы илләренең вәкилләре бүген Катарда тыгызрак хезмәттәшлек турында 2 көнлек очрашуларын башлап җибәрде. Газ Экспортлаучы Илләр Форумында канташучы энергиә министрлары бу очрашуда Нефть Экспортлаучы Илләр Оешмасы ОПЕКка охшаш газ экспортлаучы илләр оешмасы төзү тәкъдиме дә каралырга мөмкин дигән хәбәрләрне кире какты. Газ Экспортлаучы Илләр Форумына дөньядагы газ ятмаларының 70 проценттан артыгына ия булган 16 ил керә. Алар арасында Русия, Иран, Төркмәнстан, Венесуела, Катар һәм Әлҗәзир дә бар. Газ сатучы илләр оешмасы төзүне 2002 елда Русия президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Әмма соңрак көнбатышның энергия ширкәтләре тәнкыйтеннән соң ул фикереннән кире кайтты. 19-нчы Мартта Коммерсант газеты март уртасында андый оешма төзү турында килешүгә ирешелгән һәм ул бу атнада Доһа каласында үтүче очрашуда имзаланачак дип язып чыккан иде. Европа Берлеге җитәкчеләре, әгәр андый газ чыгаруны һәм газ бәяләрен көйләү тырышлыклары булса аңа җавап бирү юллары турында уйлана башлаган дигән хәбәрләр бар.
XS
SM
MD
LG