Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент үз абруен саклау өчен көрәшә


Башкортстан Президенты НТВ телевизион каналын һәм тагы берничә кешене мәхкәмәгә бирде. Алар : НТВ журналисты Глеб Пьяных, Башкортстан оппозициясе җитәкчесе Рамил Бигнов һәм республика парламенты депутаты Геннадий Шабаевлар. Президент 27нче гыйнвар күрсәтелгән тапшыру үзенең абруен төшерә дип исәпли. Нәрсә турында иде ул тапшыру? “Максимум” исемле тапшыруда күрсәтелгән сюжетта кулга алынган экс- сенатор Игорь Изместьев турында сүз барды. Анда Рамил Бигнов Башкортстанда нефть бизнесына Рәхимов гаиләсенән башка кереп булмый дип аны “гаиләнең дусты” дип атаган иде. Геннадий Шабаев исә нибары бер җөмлә: “Изместьевның нефть тармагына алынуы бәхәссез”,— дигән иде. Мәхкәмәгә бирелүчеләр депутатның юк кына сүзе өчен мәхкәмәгә бирелүен аның биредә теркәлгән булуы белән аңлата. Алар фикеренчә, НТВ телеканалы, аның журналисты Глеб Пьяных һәм Рамил Бигновлар Мәскәүдә теркәлгәннәр. Аларны Мәскәү мәхкәмәсенә биреп, җиңеп булмый. Шуңа биредәге бер кешене өстәп җирле мәхкәмәгә бирергә булганнар. Әлеге эш апрель ахыры каралачак.
XS
SM
MD
LG