Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теркәү хезмәткәре Кудряшова эше


Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы Светлана Кудряшова казна акчасын максатсыз куллануда гаепләнеп кулга алынган иде. Ул бу эшкә сәяси төсмер биреп ачлык та игълан итте. Таләпләренең берсе үтәлгәч, ачлык акциясен туктатты. Ул таләп — үзен Генераль прокуратура тикшерүен таләп итү иде. Кудряшованың адвокаты Вәкил Харисов сүзләренчә, бу эшне Генераль прокуратураның Идел буе округындагы аеруча мөһим эшләрне тикшерү төркеме караячак. Адвокат сүзләренчә, инде ул төркем Уфага килгән дә инде.
XS
SM
MD
LG