Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадка АКШ хәрбиләре керүгә 4 ел тулды


Гыйрак башкаласына АКШ көчләре керүгә дүрт ел тулды. Багдадта моңа бәйле иминлек чаралары көчәйтелде. Бомбалы машиналар шартлатуга юл куймау өчен машинада хәрәкәт итү тыела. Әлегә һөҗүмнәр турында хәбәрләр юк. Гыйрактагы шыгый дини җитәкчесе Мостада әс-Садрның меңнәрчә тарафдары протест митингы үткәрде. Алар Гыйрак әләмнәре, Америкага каршы плакатлар күтәреп Куфа шәһәреннән шыгыйларның изге шәһәре саналган Нәҗәфкә барды, Американ әләмнәрен яндырды. Садр үз сугышчыларын чит ил көчләрен китәргә мәҗбүр итү тырышлыкларын арттырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG