Accessibility links

Мәскәү Тәһранның сәнәгать күләмендә уран баетуына шикләнә


Русия Иранның сәнәгать күләмендә уран баета алу турындагы белдерүенә шик белән карый. Тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Михаил Камынин Русия Иранның уранны сәнәгать күләмендә баета алырлык дәрәҗәдә технологик тәррәкыяткә ирешүе турында хәбәрдар түгел диде. Министрлык белдерүендә Мәскәү Тәһранның бу белдерүен раслаучы дәлил көтә диелә. Мәскәү Иранга атом электр станциясе төзелешендә ярдәм итә. Әмма Иран ягыннан түләүләр кичегү сәбәпле соңгы арада бу хезмәттәшлек тукталып тора.
XS
SM
MD
LG