Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко белән Янукович сөйләшүләрендә тәррәкыять юк


Украина президенты белән премьер-министры арасында илдәге конституцион кризис турында чираттагы сөйләшүләрдә тәррәкыять булмады. Президент Виктор Ющенко көндәше, премьер Виктор Януковичка парламентны таратып вакытыннан элек яңа сайлаулар үткәрү карарыннан кире кайтмавын белдерде. Парламенттагы күпчелек президентның 2 апрелдәге бу карарына буйсынудан баш тартты һәм 27 майга билгеләнгән яңа парламент сайлаулары булмыячак дип белдерә. Алар Президент карарына Конституцион мәхкамәнең бәя бирүен сорады. Украинаның Конституцион мәхкамәсе бу карар чәршәмбе көнне карала башлыячак дип белдерде. Мәхкамә карары кайчан чыгарылырга мөмкин икәнлеге әйтелми. Бүген Киевта Янукович яклы 20 меңләп кеше парламентны таратуга каршы митинг үткәрде.
XS
SM
MD
LG