Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Азиядә тагын 130 миллион кеше ач һәм сусыз калырга мөмкин


Әгәр ашыгыч чаралар күрелмәсә климат үзгәреше нәтиҗәсендә 2050 елга Азиядә тагын 130 миллион кеше азык һәм су кытлыгына дучар булырга мөмкин. Бу турыда БМОның табигый мөхит турында бүген игълан ителгән яңа хисабында әйтелә. Мәсәлән, һава температурасының Цельсий үлчәме белән тагын 2 дәрәҗәгә күтәрелүе Кытайда дөге уңышын 5-12 процентка киметергә мөмкин. БМОның Табигый Мөхит Идарәсе башлыгы Ахим Штайнер бу куркыныч шул кәдәр ашыгыч ки, уйлап торырга вакыт юк ди.
XS
SM
MD
LG