Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе атнада Фәлестин һәм Израил җитәкчеләре очрашачак


Фәлестин Идарәсе президенты Мәхмүт Габбас киләсе атнада Израиль премьер-министры Эһуд Олмерт белән очрашачагын белдерде. Рәсми Фәлестин Авазы Радиосы хәбәр итүенчә, Габбас моны христианнарны Гайсә Мәсихнең үледән терелүе көне белән котларга Бәетләһем шәһәренә баргач әйткән. Габбас Олмерт белән күптән түгел Риядта үткән гарәп илләре саммитыннан соң тынычлык урнаштыру эшен яңарту турында сөйләшәшәчәген белдерде. Ул саммитта Израилнең басып алынган гарәп җирләреннән тулысынча чигенүенә алмашка гарәпләрнең Израилне танып аның белән мөнәсәбәтләрне нормәлләштерүе турындагы гарәп тәкъдименә хуплау белдерелде.
XS
SM
MD
LG