Accessibility links

Кайнар хәбәр

Одес Байсултанов Чечня премьер-министры итеп расланды


Чечня парламенты Одес Байсултановны бертавыштан республика премьер-министры итеп раслады. Элек премьер-министрның төзекләндерү эшләре өчен җаваплы урынбасары булган Байсултановны бу вазыйфага президент Рамзан Кадыров тәкъдим итте. Байсултанов Кадыровның туганнан-туганы. Елек премьер-министр булган Кадыров узган атнада тантаналы рәвештә Чечня президенты буларак ант биреп вазыйфасына кереште. Хокук яклаучылар Кадыровны һәм аның шәхси гаскәрен күпсанлы тупас хокук бозуларда гаепли.
XS
SM
MD
LG