Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пхеньянның атом программасы мәсьәләсендә тәррәкыять күрә


Кушма Штатлар хәзер Төньяк Кореяга үзенең төп атом корылмасын яба башлау өчен юл ачыла дип белдерде. АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Шин МакКормак әйтүенчә, Макау хакимиятләре Төньяк Кореяның банк хисапларында туңдырылган 25 миллион долларны азат иткән. Төньяк Корея февраль килешүе нигезендә үзенең Йоңбьон атом реакторын яба башлау өчен башта ул акчалар кайтарылырга тиеш дигән шарт куйган иде.
XS
SM
MD
LG