Халыкара Атом Энергия Идарәсе сүзчесе Мелисса Флеминг Иран 4-6 ел эчендә атом бомбасы ясау мөмкинлегенә ия булачак дип белдерде.
Флеминг Германиянең Дойчландфанк радиосына 4-6 ел вакыт бу куркынычка каршы дипломатик чаралар күрү өчен мөмкинлек бирә диде.
Флеминг Тәһранның ни өчен үз атом программасын халыкара җәмәгатчелеккә ачмавы аңлашылмый диде.