Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:40

Дилмөхәммәтовка карата мәхкәмә карары гамәлдә кала


Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәмммәтов эшен карады. Исегезгә төшерәбез, урам җыенындагы чыгышы өчен Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров аны көч белән хакимиятне бәреп төшерүгә чакыруда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде. Узаган елны Уфаның Киров мәхкәмәсе аны шартлы бер елга хөкем итте һәм өч ел сынау вакыты биргән иде. Дилмәхәммәтов аны республиканың Югары мәхкәмәсе аша көченнән чыгартуга иреште. Ниһаять, әлеге эшне Киров районы мәхкәмәсе карап, шул ук карарны көчендә калдырды. Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә әйткән “соңгы сүз”ендә хөкем итүчеләрнең үзләренең җаваплылыкка тарттырылачакларын, коррупцияле хакимияткә каршы көрәштән аны атып үтереп кенә котыла алачакларын белдерде.

XS
SM
MD
LG