Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:19

Һава торышы фаҗигаләре


Кар явып Уфадагы транспорт хәрәкәтләре туктавын ирештергән идек. Баксаң, бозлавыкка, юл бөкеләренә юлга ком сибәргә тиешле машиналарның үзләренең бөкегә эләгүе сәбәпче булган. Һава торышы Куергазы районында да зыян салган. Көчле давыл Ермолаево авылындагы мәктәп-интернатның кыегын кубарып аткан. Барлыгы 460 квадрат метр түбә зыян күргән. Бәхеткә, ул вакытта укучылар башка бинада булган. Белоретта 12 яшьлек бер малай боз астына киткән иде. Аның гәүдәсе һаман да булса табылмаган. Баймак районында да шундый ук фаҗига булган. 5 яшьлек бер кыз боз астына киткән. Шулай ук аның гәүдәсе табылмаган. Коткаручылар якын тәүлекләрдә табылмаса, бозлар кузгалу сәбәпле, эзләү эшләрен туктатачакларын белдерде. Мөнир Вафин, Уфа.

XS
SM
MD
LG