Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

Төньяк Корея төп атом корылмасын 30 көн эчендә яба башлый


Төньяк Корея үзенең төп атом корылмасын бу шимбәдә ябарга өлгерә алмавын, әмма бу эшне 30 көн эчендә башлый алачагын белдерде. Февраль килешүе нигезендә Пхеньян моны бу шимбәдә башларга тиеш иде. Кушма Штатларның NBC телевидениесе Пхеньянның атом сөйләшүләре төркеме җитәкчесе Ким Кье-Гуанның бүген бу турыда Төньяк Кореяга килгән Нью Мексико губернаторы Билл Ричардсон җитәкчелегендәге АКШ төркеменә шулай дип белдерүе турында хәбәр итә. Бүген Ричардсон Пхеньян Макау банкында туңдырылган Төньяк Корея акчалары кайтарылган көннән башлап БМО атом тикшерүчеләрен Төньяк Кореяга кайтырга чакырды диде. Аның әйтүенчә, АКШ вәкилләре Төньяк Кореялыларга мондый вакыт кысалары кабул ителерлек түгел дигән.

XS
SM
MD
LG