Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада конституцион кризис дәвам итә


Украина президенты белән премьер-министры тарафдарлары Киевта бер берсенә каршы ике митинг үктәрә. Украинада инде икенче атна дәвам иткән сәяси кризиста әле чишелешкә өмет күренми. Президент Виктор Ющенко парламентны таратып 27 майда яңа сайлаулар үткәрү турындагы 2 апрель карарыннан чигенмиячәген белдерә. Шулай да сишәмбе көнне ул сайлауларга әзерләнү өчен күбрәк вакыт бирергә әзер булуын белдерде. Украинаның конститцион мәхкамәсе президентның парламентны тарату карарының канунга туры килү-килмәвен 17 апрелдә карарга керешә. Русия дәүләт думасы әгъзаларыннан торган 20 кешелек төркем бүген Украина депутатлары һәм хөкүмәт рәсмиләре белән очрашу өчен Киевка килде. Дума Депутаты Александр Крутов Думаның Ющенко карарын тәнкыйтләүче узган атнадагы белдерүен аклап "Бу эчке эшләргә тыкшыну түгел. Чөнки бу Украина президенты карарына бәя бирү. Һәр кеше, һәр оешма, һәр дәүләт башка дәүләтнең гамәлләренә бәя бирә ала. Дәүләт Думасы үз бәясен бирде. Һәм аның моңа һәртөрле хокукы бар" диде. Киевка сәяси кризис турында сөйләшүләр үткәрү өчен Европа Парламентының рәис урынбасары Марек Сивец та килде.
XS
SM
MD
LG