Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай премьеры Япония белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга чакыра


Кытай премьер-министры Вен Җиабао Кытай халкы япон халкы белән дуслыкта булырга тели дип Япония белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга чакырды. Бүген Япония парламентында ясаган чыгышында Вен шулай ук Токионы үткәндәге хәрби агрессияләрен дә онытмаска чакырды. Узган гасырда Япониянең Кытайга бәреп керүе Кытай халкы өчен фаҗигә булды диде Вен. Бу соңгы 20 елда Кытай җитәкчелегенең Япония парламентындагы беренче чыгышы булды.
XS
SM
MD
LG