Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Әфганстанда 35 Талибан сугышчысы үтерелде


Әфганстандагы иминлек көчләре илнең көньягында Талибан гыйсянчылары дип шикләнелгән сугышчылар белән бәрелеште. Забул виләяте башлыгының сүзчесе Али Хәил әйтүенчә, һава һөҗүме нәтиҗәсендә 35 сугышчы үтерелгән. Аның әйтүенчә, бу хәл чәршәмбе көнне Шаһой районында булган. Иминлек көчләре арасында корбаннар юк.

XS
SM
MD
LG