Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә протест митингына 10 меңләп кеше җыелды


Кыргызстан башкаласындагы азатлык хәбәрчесе белдерүенчә, яңа президент сайлаулары үткәрүне һәм конституцион реформаларны дәвам итү таләбе белән үтүче митингка бүген 10 меңләп кеше җыелган. Анда мондый протест чаралары өченче көн башланган иде. Оппозиция җитәкчеләре шәһәр үзәгендәге Алату мәйданына җыелган халык алдында чыгыш ясады. Демонстрациячеләр президент Курманбәк Бакыев вәгъдә ителгән реформаларны үткәрми ди.
XS
SM
MD
LG