Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Русия Социал Демократик Партиясен ябу карары гамәлдә кала


Русия Югары мәхкамәсе 2001 елда Михаил Горбачев оештырган Социал Демократик Партияне ябу турындагы элекке мәхкамә карарын гамәлдә калдырды. Федераль Теркәү Хезмәте бу партия кимендә 50 мең әгъзалы һәм Русия төбәкләренең яртысыннан артыгында бүлекчәләре булу турындагы канун таләпләренә туры килми дип аны ябуны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Партия җитәкчесе Владимир Кишенин бу сәяси карар дип аны яңадан карауны сорап мөрәҗәгәт итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG