Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Мәскәүдә рәсми рөхсәт ителгән берничә урам җыены үтте


Болотный майданында булган җыенда “Канунсыз иммиграциягә каршы хәрәкәт” вәкилләре җыелды. Анда меңләп кеше катнашты дип хәбәр ителә. Чара “Мәскәү - урыс шәһәре” дигән шигарь астында үтте, дип хәбәр итә Ехо Москвы радиосы. Җыенда рус җәмгыятләре конгрессы җитәкчесе, Дума депутаты Дмитрий Рогозин чыгыш ясады. Агентлыклар хәбәр иткәнчә, ул «Ризасызлар маршын тәнкыйтләде, “Бөек Русия”, “Бөек рус халкы” дип белдерүләр ясады. Славянский майданда ирекле сайлаулар таләбе белән берничә йөз “Уң көчләр берлеге” вәкилләре каршылык чараларын үткәрде. Шулай ук, Бердәм Русия фиркасенең “Яшь гвардия” оешмасы үз чарасын үткәрде. Миллиция хәбәр иткәнчә, анда 15 меңләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG