Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа буын атом су асты көймәсе ясалды


Русиядә Советлар Берлеге җимерелүдән соң беренче мәртәбә атом су асты көймәләренең яңа буыны туды. Озак кичектерүләрдән соң Юрий Долгорукий исемле яңа көймә Северодвински су асты көймәләре базасына китерелде. Аны тәкъдим итү тантаналарында премьер-министрның хәрби сәнәгәт тармагы өчен җаваплы беренче урынбасары Сергей Иванов, хәрби диңгез флотының югары җитәкчеләре катнашты.
XS
SM
MD
LG